Синсез айлар еллар кебек,
Көне дә, минуты да.
Мәңге бергә янсак иде,
Чын мәхәббәт утында.
Мин бит синсез - сүнгән йолдыз,
Мин бит синсез - җырсыз-моңсыз.
Мин синсез - тулган күңел,
Мин синсез - беркем түгел.
Күктә айның кояшы бар,
Син - җирдәге кояшым.
Тормыш дигән озын юлда
Атлый торган юлдашым.
Мин бит синсез - сүнгән йолдыз,
Мин бит синсез - җырсыз-моңсыз.
Мин синсез - тулган күңел,
Мин синсез - беркем түгел.
Син - минем тәүге хыялым.
Бар байлыгым, алтыным.
Җырларым да, моңнарым да
Бары сиңа, акыллым.
Мин бит синсез - сүнгән йолдыз,
Мин бит синсез - җырсыз-моңсыз.
Мин синсез - тулган күңел,
Мин синсез - беркем түгел.
Шарафиева Резеда еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2