Яр дип, яр эзләүчеләр бар.
Яр төрле булганын беләм.
Ярга җиттем дип, упкынга
Очканнар барын беләм.
Күңелеңә авыр алма -
Тормыш түгел, алсу алма.
Күңелеңә авыр алма -
Тормыш түгел, алсу алма.
Наз дип, наз эзләучеләр бар.
Наз татлы булганын беләм.
Наз таптым дип, борчуларга
Чумганнар барын беләм.
Күңелеңә авыр алма -
Тормыш түгел, алсу алма.
Күңелеңә авыр алма -
Тормыш түгел, алсу алма.
Яр дип яр эзләүчеләр бар
Ярның бер булганын беләм.
Ярга җиттем дип, упкынга
Очканнар барын беләм.
Күңелеңә авыр алма -
Тормыш түгел, алсу алма.
Күңелеңә авыр алма -
Тормыш түгел, алсу алма.
Хәйдәр Бигичев еще тексты
Другие названия этого текста
- Хәйдәр Бигичев - Күңелеңә авыр алма (0)
- Хәйдәр Бигичев - "Күңелеңә авыр алма" (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2