Көзге урман, сары ялан...
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан —
Каерып сындыралар.
Әнкәй, күңелем елап кала:
"Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар..."
Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була
Үзәкне өзәләр бит.
Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам..."
Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
"Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам."
Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам..."
Татар көе ✿.•°*”` еще тексты
Другие названия этого текста
- ТАТАР ХАЛЫК ЖЫРЫ - Балан минус (0)
- Сахабиева Зухра - Балан (0)
- РИСЭНЭ МОСТАФИНА - БАЛАН ( ХАЛЫК ЖЫРЫ) (0)
- Татар көе ✿.•°*”` - Балан (0)
- Иркә & Бибинур Миншакировы - Балан (лицензия) (0)
- Хания Фархи - Авыр чаклар бик күп була, түзәргә кирәк, балам (0)
- Назифа Хабибуллина - Балан минус (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1