Чыбылдыгың чуп-чуар,
Эчләрендә кем кунар?
Сызылып моңсу, якты таңнар аткан чакта
Мамык мендәр тешләп кем елар?
Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.
Чыбылдыгың бизәген
Ука белән бизәдең,
Бәхилләшеп аерылганда, елый-елый,
Ал яулыгың болгап изәдең,
Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.
Чыбылдыгың ак чугын
Бәйрәмнәрдә тагарсың.
Сөйгән ярың, Булат бәгырең исеңә төшсә
Төнлә ялгыз айга карарсың.
Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.
Салих Сәйдәшев еще тексты
Другие названия этого текста
- Клара Хәйретдинова - Зәңгәр шәл муз. драмасы, Мәйсәрә җыры, С. Сәйдәшев муз., К Тинчурин сүз., ТР ДТРК оркестры, дир. Р. Үтәй, 1991 ел (0)
- Салих Сәйдәшев - Мәйсәрә җыры (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2