Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.
Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Көнне ярып кояш батканда.
Ак ефәк шәл булып тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.
Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.
Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә
Салават Фәтхетдинов еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов - Кайтам эле туган якларыма (1)
- Салават Фатхетдинов - Кайтам але туган якларыма (минус) (0)
- Салават Фәтхетдинов - Кайтам эле туган якларыма (0)
Сейчас смотрят
- Салават Фәтхетдинов - Кайтам эле туган якларыма
- Қуаныш Мамытқалиев - Ұзақ жол
- воу - (Сверхъестественное, 2 сезон 10 эпизод "Жертва")
- ♥♥♥ВаНиЛьКа=)) love♥♥♥ - Я тебя очень сильно люблю! Только ты нужен мне) Ты мой самый любимый, самый красивый,самый лучший!!! ОБОЖАЮ тебя......и очень очень ценю.......!!!Мой самый любимый,милый,красивый,
- эм (а)спид - 02 Болонка [«и Т.Д., и Т.П.», 2011]
- Shahrukh Khan - Jaadu Teri Nazar
- Романс (муз. - Yurima, сл. - Ф.И. Тютчев) - О, как убийственно мы любим
- Татары - такмаклар
- Александр Градский - Песня о птицах * ......Печальной будет эта песня... (сл Н. Кончаловской, муз. А. Градского) )
- J-Hype - Im Still Loving You ♣
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1