(Р.Хисмәтов көе
Ф.Дәүләтгәрәева сүзл)
Син булмаган җиргә китәр идем,
Син тапмасын өчен, еракка.
Онытырга сине тырышсам да,
Йозак куеп булмый йөрәккә.
Оныттым дигәндә генә тагын
Ник ачасың хәтер келәсен?
Киселгән, теленгән йөрәгемне
Ник кызганмый тагын теләсең?
Синсез җирләр юктыр бу дөньяда,
Диңгез төпләренә төшсәм дә.
Сине генә очратырмын төсле
Чиксез җиһаннарны кичсәм дә.
Син булмаган җиргә качар идем,
Менәр идем ерак айларга.
Эрер идем чиксез зәңгәр күктә...
Качарга соң синнән кайларга?
Рустем Хисматов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2