Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.
Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..
Зур юлларга безне чыгардың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш.
Соңгы кынгырау булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.
Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Онытылмас, кая юл тотсак та,
Сагындырыр таныш чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..
Алда әле заман имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе;
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе!
Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Киләчәккә безне озатканда
Онытылмас дәртле чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..
Ришат Тухватуллин/Ришат Төхвәтуллин еще тексты
Другие названия этого текста
- Ришат Тухватуллин/Ришат Төхвәтуллин - Кынгыраулы мэктэп еллары/Кыңгыраулы мәктәп еллары (0)
- Ришат Тухватуллин - Кынгыраулы мэктэп еллары (0)
- Рим Хәсәнов - Ҡыңғыраулы мәктәп йылдары (0)
- Ришат Төхвәтуллин - Кыңгыраулы мәктәп еллары (0)
- Данир Сабиров - Кынгыраулы мэктэп еллары (0)
Сейчас смотрят
- Ришат Тухватуллин/Ришат Төхвәтуллин - Кынгыраулы мэктэп еллары/Кыңгыраулы мәктәп еллары
- для тебя моя девочка! - И тссс...я люблю тебя..и пусть весь Мир треснет...ты и я ---пока смерть не разлучит НАС!
- Ozzy Osbourne - Tattooed Dancer
- 1Nickelback - Burn it to the ground(саундтрек из фильма Трансформеры 2)
- А.Р.М.И.Я - Что я тебя люблю, 3 раза повторю, А на четвертый я возьму тебя с собой в полет. Не бойся я с тобой, от холода укрою, Я счастлива с тобой и знай, Что это не пройдет....
- Дэн Эйкройд,Гарри Белафонте,Линдси Бакингхэм,Ким Карнс,Рэй Чарльз,Боб Дилан,Шэйла И.,Боб Гелдоф,Hall & Oates,Джеймс Ингрэм,Д - We are the world
- Андрей Бандера - Лебединная верность
- Jandro - Это Лето НАШЕ*едем на море)
- Cry-Baby Soundtrack - Sh-Boom
- Ȧквариум - Голова Альфредо Гарсии
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2