Минем нәни дусларым,Кенәриләр кошларым.Сайрауларын яратам,Һәр көнне тыңлап ятам.
Чүт-чүт фью, чүт-чүт фью,Уңган бала икәнсең!Җырыбыз бүләк булсын,Рәхмәт, җимнәр сибәсең.
Төрле-төрле төсләре,Җем-җем итә өсләре.Матур да соң кошларым,Минем нәни дусларым.
Чүт-чүт фью, чүт-чүт фью,Уңган бала икәнсең!Җырыбыз бүләк булсын,Рәхмәт, җимнәр сибәсең.
Сайраулары матур соң,Күңелгә тула җыр-моң.Килә отып аласы,Дәртле көйгә саласы.
Неизвестен еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2