Сихри төнлә, айга карап,
Думбраңны чиртәсең.
Күңелләр дә, туган серне,
Кыллар аша, әйтәсең.
Әй думбрам, якын дустым,
Кылларыңда моңнарың.
Әйдәле уйна, думбраңда уйна,
Күңелләр чыңлап китсен.
Әйдәле уйна, думбраңны уйна,
Егет, кызлар күңеле,
Хыялларга күмелсен.
Әй думбырам, күпме гасыр,
Яңгрый синең кылларда.
Данлы җырчы, дусты булдың,
Шаулы, яулы елларда.
Әй думбрам, якын дустым,
Кылларыңда моңнарың.
Әйдәле уйна, думбраңны уйна,
Күңелләр чыңлап китсен.
Әйдәле уйна, думбраңда уйна,
Егет, кызлар күңеле,
Хыялларга күмелсен.
Думбра чыңы, йөрәк моңы,
Күңеләрдә тыңмасын.
Киләчәккә, ышанычлар,
Югалмасын, тыңмасын.
Әй думбрам, якын дустым,
Кылларыңда моңнарың.
Әйдәле уйна, думбраңны уйна,
Күңелләр чыңлап китсен.
Әйдәле уйна, думбраңда уйна,
Егет, кызлар күңеле,
Хыялларга күмелсен
Нафкат Нигматуллин еще тексты
Сейчас смотрят
- Нафкат Нигматуллин - Уйна думбырыңда
- ВЯТСКИЕ СЕЗОНЫ - НЕ ОТНИМАЙТЕ СОЛНЦЕ У ДЕТЕЙ(минус)
- Damian 'Jr. Gong' Marley - Youngest Veteran
- Puffy & F1ns - ..., club, Доминик Джокер, Иван Дорн, M()eSTRo, Dino MC 47 feat. Бьянка, Птаха а.к.а Зануда, Slim, MC 77 prod. , h1Gh, Shot, Nebo7, dom!No, Fahmi Kavabanga...
- Doro Pecsh - Heaven I See
- Вахтеры - СССУПЕР новая версия
- Жұбаныш Жексенұлы - нурикамал
- Музыка АГОНЬ) - Романтическая
- Василий К - Жалобы (Euharisto Gaia II)
- КВ - Может знает лес
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3