Берлек урамнары
Людмила Аланлы кое, Рэфкать Шаhиев сузлэре
Хәтфә җәйгән кебек урамнарың,
Борма сукмак калды киткәндә.
Уйларымда һәркөн сиңа кайтам,
Балачакка кайтам, үткәнгә.
Кушымта:
Берлек урамнары яшел келәм,
Бизәкләрен кемнәр чиккәндер.
Язмыш безне сагынсыннар диеп
Сәйлән итеп читкә сипкәндер.
Тупыллар да инде зур үскәннәр,
Картайганнар безне сагынып.
Ә без менә, таралдык та беттек
Кошлар кебек канат кагынып.
Кушымта.
Уйларымда һәркөн сиңа кайтам
Тыныч кына ачып ишекне.
Ә әнкәем һаман япь-яшь килеш,
Тирбәтә күк минем бишекне.
Кушымта.
Людмила Аланлы еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2