16:23
Кырык эшем кырык якта
Көтеп торган чагында ,
Бер матур сүз әйт әле ,дип,
Син киләсең каршыма .
Әй , җаныем , җаныкаем,
Матурым , матуркаем .
Син - бәхетем , бердәнберем ,
Өметем ,мәхәббәтем.
Матур сүзләр эзли - эзли
Дөньялардан онтылам.
Хисләремә тиң булырлык
Сүз табарга омтылам .
Әй , җаныем , җаныкаем,
Матурым , матуркаем .
Син - бәхетем , бердәнберем ,
Өметем ,мәхәббәтем.
Эш җиңел ул ,авыр менә
Матур сүз табулары .
Синең гүзәллектән каушап
Берсүзсез калулары .
Әй , җаныем , җаныкаем,
Матурым , матуркаем .
Син - бәхетем , бердәнберем ,
Өметем ,мәхәббәтем.
Лэйсэн Жамал еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1