Яланаяк зәңгәр күзле сабый,
Бу тормышта бик күпне аңламый.
Ул, доньяда барысын белүче,
Әнисеннән кабат-кабат сорый.
Нигә,әни бу күкләр гел зәңгәр,
Нигә сары икән бу бәбкәләр?
Ник кайнар кояш,нигә салкын ай,
Ник кычыткан авырттыра шулай?
Әйт әле, әни, кая китәләр,
Бик картайгач бабайлар-әбиләр?
Әйт әле, әни, кая китәләр,
Бик картайгач бабайлар-әбиләр?
Нигә, әни, пешерә бу ялкын,
Нигә җәйләр җылы,кышын салкын?
Ник,бу абый,безнеңчә сөйләми,
Нигә этләр урманда яшәми?
Бу кибеттә нәрсәләр саталар,
Ник төннәрен йокларга яталар?
Каян кайта, бу кошлар яз көне,
Кем зәңгәргә буяган бу күлне?
Син кушмасан, мин чыкмам уйнарга,
Тик, әнием, беркайчан картайма!
Син кушмасан, мин чыкмам уйнарга,
Тик әнием беркайчан картайма
Нигә,әни, кошларга аталар?
Нигә,әни, бу өйне ваталар?
Нигә җирдә йоклаган бу абый?
һаман сорый,һаман сорый сабый..
Нәрсә яхшы була?
Нәрсә начар?
Кай тарафка илтә кайсы юллар?
Һәр сорауга җаваплар бирергә,
Тик әниләр барысын да белә..
Әйт әле,әни,нигә кешеләр
Кайчакларда бер ялгыз яшиләр?
Яланаяк зәңгәр күзле бала,
Әерләнә тормышка атларга
Тел очына сораулар эленгән,
Иң беренче җаваплар әнидән.
Нигә төнлә биклиләр ишекне?
Нигә әни еладын, бер көнне?
Кай җирләрдән алдыгыз сез мине?
Безнең эти яратамы сине?
Кайчакта мин караңгыдан куркам,
Мин әнием сине бик яратам!
Илсөя Бәдретдинова еще тексты
Другие названия этого текста
- Ильсия Бадретдинова - Нигэ эни (0)
- Илсөя Бәдретдинова - Әйт әле, Әни (0)
- Илсия Бадретдинова - Нигэ эни (0)
- Илсия Бадретдинова - Нигә,әни? (0)
- Илсоя Бадретдинова - Эни (0)
Сейчас смотрят
- Илсөя Бәдретдинова - Әйт әле, Әни
- Нау уи а ффри - Рахматтулла!!
- fain - 1234
- Slayer - 1996 Undisputed Attitude - Can't Stand You
- Владка 16 - Все что мы любим секс, наркотики и секс
- Тимур Родригез - Я верю в твою любовь, нас тянет другу к другу вновь, невидимой силой, я верю в твою любовь, она исцеляет боль, на пределе чувств, не хочу больше тебя потерять
- Сурганова и Оркестр - Все пройдет...(cover М.Боярский)
- Dante GBRL - Your Guide to the Weekend 061
- The Beatles - Please Please Me - 06 - Ask Me Why
- парадайс - Снова ночь опустилась,звёзды светят мне так ярко,мыслями ты мой...Снова снится твой образ, я живу одним тобой, в сердце ты со мной..
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1