1. Авызында бер теше юк
Әйтерсең, аның эше юк
Як-ягына карамый,
Ул авыл буйлап атлый
Түбән оч Вәли абзый
Сәлам бирә аңа бар да:
Олылар да, балалар да,
Әбиләр һәм бабайлар,
Яшь кызлар һәм малалайлар,
Киленнәр һәм маэмайлар.
припев*)
Түбән оч Вәли абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын
Түбән оч Вәли абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын
2. Киленнәр шук елмаялар,
Хатыннар дәшеп калалар,
Кеткелдиләр әбилар
Бабайлар ишетмәгәндә
Яшь чакларын сөйлиләр.
Берәү генә авылга ул,
Һәркемгә кирәк була ул.
Беркемне кыерсытмый,
Кич эчсә-иртән айный.
Түбән оч Вәли абзый.
припев*)
Түбән оч Вәли абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын.
Түбән оч Вәли абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын.
3. Беркемгә дә "Юк,"-дими ул,
Чакырмасалар - килми ул.
Балаларны уйната, ирсезләрне юата
Бөтенесен ярата.
Кайгыра белми төсле ул,
Әле һаман да көчле ул.
Бөтен авылны карый,
Һәрҗирдә кирәк шундый
Түбән оч Вәли абзый.
припев*)
Түбән оч Вәли абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын.
Түбән оч Вәли абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын.
Түбән оч Вәли абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Бүген дә аңа "Әти,"-ди
Ярты авыл баласы.
Илсөя Бәдретдинова еще тексты
Другие названия этого текста
- Илсөя Бәдретдинова - Этэмби Радик абый (0)
- Илсея Бадретдинова - Вәли абзый (0)
- Җырлый:Илсөя Бәдретдинова (1982.08.02)... - № 03. <<Вәли абзый>>... Язма:4 апрель, 2004 елгы... (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2