ƏЛЛƏ НƏРСƏ БУЛДЫ
________________________________
Әллә нәрсә булды, йөрәк назга тулды,
Карашларың өтеп алдылар.
Карашларың синең сөю дигән илнең
Дәрьясына илтеп салдылар.
Сөюеңне тоеп, ләззәтләрдән оеп,
Изрәде дә китте бәгырем.
Җаным өши-өши, ялгыз яши-яши,
Синсез үткән купме гомерем.
Әллө нәрсә булды, йолдыздай кабындым,
Җанымны нур биләп алды да.
Син бит бәхет гөлем, мин бәхетле бүген
Йөрәгемнән җырлар агыла.
Илнур Мусин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2