2.Үткәннәргә кайтам синең янга Моңсу күзләреңә табынырга. Мин бит синнән берни өмет итмим Һәм рөхсәт тә көтмим сагынырга, Һәм рөхсәт тә көтмим сагынырга. Сагынам да сине эзләп-эзләп, Кайтып китәм кабат үткәннәргә. Бүгенемдә сине табар,сине табар өчен, “Үткән кире кайтмый,”-дисәләр дә.
3.Ә мин менә яшим үткәнемдә Синсез бүгенемнән кача-кача. Сөяр идем сине шаша-шаша, Үткәнемә кире кайта алсам, Үткәнемә кире кайта алсам. Сагынам да сине эзләп-эзләп, Кайтып китәм кабат үткәннәргә. Бүгенемдә сине табар,сине табар өчен, “Үткән кире кайтмый,”-дисәләр дә.