Күзләреңне миннән яшерәсең
Елмаясың иркәм ятларга
Яшьлегеңнән килгән бер кунак мин
Борылып кара минем якка да
Алып килдем яшьлегеңнең
Көмеш яуган сихри төнен
Ак томанда иркәләнеп
Туып килгән иртәләрен
Шау чәчәкле алмагачны
Таң җырчысы сандугачны
Олы ярдан таш кыяны
Суга аккан тәкыяңны
Ник бәхетле булып елмаясың
Алдыйсың бит яхшы беләмен
Күңелеңдәге яшерен сагышыңны
Моңсу күзләреңнән күрәмен
Яшьлегеңнән килгән бер кунак мин
Борылып кара минем якка да
Күңелеңдәге тәүге мәхәббәтең
МИнем йөрәгемдә саклана
Идрис Калимуллин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1