Таңчулпан
Фәрит Идрисов көе Әлфия Әсәдуллина сүзләре
Таң йолдызы булып балкының да
Кояш нуларыңда иредең.
Сине күрмәмме дип, күпме таңнар
Йолдызларны барлап йөредем.
Таңчулпаным — таң йолдызым,
Син кайсы якның кызы?
Гамәлләргә менәр идем
Юлларым күккә сузып.
Җирдә булсаң, бер елмайчы
Балкытып сөю кузын.
Бер күренеп калып, йөрәгемне
Әсир иттең инде күпмегә.
Күктә булсаң, сүнмә, җирдә булсаң,
Карап үтче миңа бер генә.
Таңчулпан сылу, йөрәгем
Аһ-зарларын аңлачы.
Күкләрдә булсаң, эргәңә
Мине тартып алсаңчы.
Җирдә булсаң, гомерлеккә
Ярым булып калсаңчы.
Күк йөзендә йолдыз күп булса да,
Беләм сиңа тиңдәш түгелен.
Йөрәгемнең ярсуларын кушып,
Сине генә эзли күңелем.
Таңчулпаным — таң йолдызым,
Син кайсы якның кызы?
Гамәлләргә менәр идем
Юлларым күккә сузып.
Җирдә булсаң, бер елмайчы
Балкытып сөю кузын.
Идрис Газиев еще тексты
Видео
-
Тансулпан Буракаева
Тансулпан Буракаева. Люди искусства. SubscribeSubscribedUnsubscribe 88 88. Loading... Loading... Working ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4