Кояш җылысын тоймаса,
Ачылмый гөлләр.
Айның да йолдызы барга
Яктыра төннәр.
Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!
Парсыз гына кошлар да бит
Оя коралмый.
Елга да бит ике ярсыз
Елга булалмый.
Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!
Алда әле, алда булсын
Бәхет-шатлыгың!
Парлылыкны көтеп торсын
Тигез картлыгың!
Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!
Зәйнәп Фәрхутдинова һәм Зөфәр Билалов еще тексты
Другие названия этого текста
- Зәйнәп Фәрхутдинова һәм Зөфәр Билалов - Гомерләр зая узмасын (1)
- З.Фатхетдинова З.Билалов - Гомерляр зая узмасын)))) (0)
- Зайнап Фархетдинова & Зофар Билалов - Гомерлар зая узмасын (0)
- Хэния Фэрхи - Гомерлэр зая узмасын (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1