Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.
Кушымта:
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.
Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.
Кушымта:
Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.
Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.
Кушымта:
Су буенда учак яна,
Хатирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны
Гульнара Яруллина еще тексты
Другие названия этого текста
- Лев Кулушев - Су буенда учак яна (минус) (0)
- Гульнара Яруллина - Су буенда учак яна (татарская народная) (0)
- Минус - Су буенда учак яна - Зухра Шарифуллина (0)
- Зухра Шарифуллина - Су буенда учак яна (минус) (0)
- 26.Су буенд - учак яна (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4