“Очрашырбыз,” – дидең... Очрашмадык...
Югалдың син инде мәңгегә...
Алларыңда кар-буранлы юллар..
Ах адашты ялгыз җан гына.
“Очрашырбыз,” – дидең... Очрашмадык...
Нигә генә җаным җилкенде?
Мине юатырдай төштер инде
Үрсәләнгән буран шикелле...
Төшләремә кереп иркәләдең,
Юксынуларыма кушылып.
Сепертмәле карлар өерелә,
Сәгать тагын күчми башына...
“Очрашырбыз,” – дидең... Очрашмадык...
Нигә генә җаным җилкенде?
Мине юатырдай төштер инде
Үрсәләнгән буран шикелле...
Гузель Уразова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3