1.
Нигә болай ашкынасың, йөрәк?
Нигә болай ярсып тибәсең?
Сөйгән ярым ятларга каласын
Әллә инде алдан сизәсең?
Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басмады йөрәк сагышын.
2.
Үтә яшьлек, зая үтә яшьлек,
Минем йөрәк шуңа ярсыды.
Сөйгән ярым белән бу аерылу
Яшьлек белән саубуллашудыр.
3.
Зәңгәр күккә карап бер уфтандым,
Утлар булып чыкты сулышым.
Утлар булып чыкса да сулышым,
Басмады йөрәк сагышын.
Гузель Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузель Уразова - Нигә болай ашкынасың йөрәк(минус) (0)
- Гузель Уразова - Нигэ болай ашкына сон йорэк (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4