БӘХЕТЛЕ ИТӘ АЛДЫҢ
Тормышымның тиңсез бизәге син,
Ышанычлы, ныклы терәгем.
Син булганга күрә янәшәмдә
Тыныч тибә минем йөрәгем.
Кушымта:
Сиңа рәхмәт әйтми кемгә әйтим
Кадерләрен минем белгәнгә?
Син бәхетле итә алган кебек
Итә алмас мине беркем дә.
Бармы тагын берәү синең кебек
Минем өчен янып көюче,
Шатлык-кайгыларын уртак итеп
Ихлас күңел белән сөюче?
Кушымта.
Син сөюне саклый белгәнгәме
Шул ук хисләр миндә сакланган?
Ярый әле сине миңа кадәр
Җирдә беркем эзләп тапмаган.
Кушымта.
http://vkontakte.ru/club3524919
Гузель Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузэл Уразова - "Бэхетле итэ алдын," (1)
- Гузель Уразова - Бәхетле итә алдың1 (0)
- Уразова - щэп жыр***))) (0)
- Гузель Уразова - Бәхетле итә алдың (0)
- Гүзәл Уразова - Бәхетле итә алдың (0)
- Гузәл Уразова - Бәхетле итә алдын (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2