Раушаниям, бәгырем
Васил Хәбисламов көе
Шәүкәт Галиев сүзләре
Диңгезнең дә була төрле чагы.
Бер давыллап ала, бер тына,
Раушаниям, бәгырем,
Бер давыллап ала, бер тына,
Күңелләрем сиңа омтыла,
Күңелләрем сиңа омтыла.
Хат-хәбәрең юк бу араларда,
Сәлам әйтми искән җилләр дә.
Раушаниям, бәгырем,
Сәлам әйтми искән җилләр дә,
Ансыз кыен ерак җирләрдә,
Ансыз кыен ерак җирләрдә.
Акчарлаклар очкан Агыйделдә
Тугайларны ялгыз гизәмсең,
Раушаниям, бәгырем,
Тугайларны ялгыз гизәмсең,
Чәчәкләрне миңа өзәмсең,
Чәчәкләрне миңа өзәмсең?
Гөмәр Абделмәнов еще тексты
Другие названия этого текста
- Абдульманов Гумар - Раушаниям, бәгырем (0)
- Гөмәр Абделмәнов - Раушаниям, бәгерем (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3