Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдулла Рахимкулов - Җырлыйм әнием турында | Текст песни

Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Әйдә икәү җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:

\"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!\"

Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:

\"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!\"

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр, кояштай,
Озын гомерле булсын:

\"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин.
Әнием, сиңа!\"


Габдулла Рахимкулов еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1