Бу көннәрне якты дию генә,
Алтын дию генә аз мәллә?!
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Тирә-юньдә яшел яз мәллә?
Бу күңелдә күпме шатлык хисе,
Каян килә җылы май нуры?!
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Җанга ява ләйсән яңгыры.
Бу гөлләр, күр, соңгы гөлләрмени? —
Күпме матур төсләр, күпме наз!
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Җанга ява ләйсән яңгыры.
Бу гөлләр, күр, соңгы гөлләрмени? —
Күпме матур төсләр, күпме наз!
Нәрсә булды бъзгә?
Нәрсә булды көзгә?
Килде җиргә быел ике яз!
Вафирә Гыйззәтуллина еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1