Кайтаваз
Вәсил Галимов көе Нәсретдин Исламов сүзләре
Язлар җиткән саен моңсулана,
Сагышлана бара йөрәгем.
Мин бер таңда назлы җилләр аша
Яшьлегемә хәбәр җибәрдем.
Кайтаваз, кайтаваз.
Кайтар мине, чакыр мине,
Яшьлегемә кайтар мине.
Таулардан да борылып кире кайта,
Урман кырлар бирә мең аваз.
Кырыс еллар йота тавышымны,
Ник яшьлектән кайтмый кайтаваз?
Кайтаваз, кайтаваз.
Кайтар мине, чакыр мине,
Яшьлегемә кайтар мине.
Калды инде, калды үкенечкә,
Төзәлмиче калды яралар.
Үткән икән еллар, яшьлек белән
Ерагайган икән аралар.
Кайтаваз, кайтаваз.
Кайтар мине, чакыр мине,
Яшьлегемә кайтар мине.
Һаман көтәм әле, үткәннәргә
Өзелсә дә кайтыр юлларым.
Кайтавазым булып кайт яшьлегем,
Еллар буе сине тыңлармын.
Кайтаваз, кайтаваз.
Кайтар мине, чакыр мине,
Яшьлегемә кайтар мине.
Василь Галимов (музыка В. Галимова. слова Н. Исламова) еще тексты
Сейчас смотрят
- Seabear - You're Not Strange Enough (Hey Let's Make Some Mistakes)
- AJ - Lay down beside me
- бесишь - Туда, где утро вдвоем, Туда, где нет никого.. Туда, где солнце встает, Где мы с тобою живем.. Туда, где ветер поет, Куда-то за горизонт, Туда, где солнце встает, Туда, где вместе уснем...
- Music Gallery: Nikos Vertis - An Eisai Ena Asteri
- ЭРЛ - Интро
- Macklemore Feat. Ryan Lewis - This Is Fucking Awesome
- свадебный танец - Вариант для свадебного танца от дуэта ведущих Слон и Моська Челябинск http://vk.com/slon_i_moskaOnly Hope
- EuroHit Top 40 - Basshunter - Crash & Burn
- 137 - 137
- Василь Галимов (музыка В. Галимова. слова Н. Исламова) - Кайтаваз
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3