Резеда Вәлиева сүзләре Эльвира Хәмәтнурова көе
Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен дөнья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…
Зәңгәр-зәңгәр дулкын булып
Зәңгәр болытлар агыла.
Зәңгәр сулы күлләрендә
Зәңгәр балыклар чагыла…
Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен дөнья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…
Назлы — сылу сөмбел — гөлләр
Зәңгәр калфакларын кигән,
Зәңгәр кояш нурларына
Иркәләнеп башын игән…
Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен донья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…
Зәңгәр — зәңгәр дулкын булып
Зәңгәр болотлар агыла.
Зәңгәр сулы күлләрендә
Зәңгәр балыклар чагыла…
Зәңгәр таңда кояш көлсә,
Алсу — зәңгәр нурлар сирпеп,
Зәңгәр гөлләр тибрәнәләр
Җилбер-җилбер-җилбер итеп…
Балачагым зэнгэр болон( Эльвира Хаматнурова 89174384827композитор) еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2