Кош баласы канат белән туа,
Һаваларга менеп югала.
Кешеләр дә кош баласы кебек
Үз язмышын эзләп юл ала.
Тормыш юллары катлаулы —
Бер ялгызың юл үтмә,
Йөрәк канаты булырдай
Дусларыңны онытма.
Орлыклардан гөлләр тусын өчен
Чәчкәләргә чәчкә эндәшә.
Кешеләр дә гөлчәчкәләр кебек,
Кешеләргә бәхет өләшә.
Тормыш юллары катлаулы —
Бер, ялгызың юл үтмә,
Йөрәк чәчкәсе булырдай
Дусларыңны онытма.
Төрле якка китәр юлларыбыз,
Онытмыек яшьлек юлларын,
Ерак еллар аша хәтерлиек
Шушы саубуллашу җырларын,
Тормыш юллары катлаулы —
Бер ялгызың, юл үтмә,
Йөрәк җырлары булырдай
Дусларыңны онытма.
Альбина Кильдиярова еще тексты
Другие названия этого текста
- Альбина Кильдиярова - Дустарынды онотма (МИНУС)без бэка(сл. А.Азнабаев, муз.Р.Хасанов (0)
- А.Бахтиева А.Янбеков - Дустарынды онотма (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3