Бүген болытлар никтер йокламый,
Тама тамчылар, тама туктамый.
Саубуллашканда күземә кара,
Яратуымны, бәгърем, син аңла.
припев:
Юллар чатында ялгызым калсам,
Яшь йөрәгемне сагышка салсаң,
Гафу ит, диеп яныма килмә,
Күз яшең белән алдармын димә.
куплет:
Әгәр онытсаң минем сөюне,
Сөюем сүнәр бердәнбер көнне.
Ләкин мин сине оныта алмыйм,
Синсез яшәү мәгъәсен аңламыйм.
припев:
Юллар чатында ялгызым калсам,
Яшь йөрәгемне сагышка салсаң,
Гафу ит, диеп яныма килмә,
Күз яшең белән алдармын димә.
куплет:
Тагын бер кабат уйланып кара:
Ерак булса да безнең аралар,
Күзләрем кара, йөрәгем яна,
Бәгырең таш булса, онытып кара.
припев;
Юллар чатында ялгызым калсам,
Яшь йөрәгемне сагышка салсаң,
Гафу ит, диеп яныма килмә,
Күз яшең белән алдармын димә.
Альбина Апанаева еще тексты
Сейчас смотрят
- Альбина Апанаева - Кара кузлер
- RADIO MFM - Hyper Crush - Werk Me
- Ben Liebrand - Grandmix 1984 (Disco, Italo Disco, Synth Pop, New Wave, Pop, Electro)
- Алиса, КиШ, Машина времени, ДДТ, Кукрыниксы, Ария, НАИВ, Чайф, Неприкасаемые, Ва-Банк, Наутилус, Чиж&Ко, Агата Кристи, FPG - Рок-н-Ролл
- психушка - аймгоннамеризенайт
- Ани Лорак - Берег моря (минус -1 т)
- Борбак-оол Салчак - Авай
- Николай Гяуров - Ария Сусанина
- MC Eiht - Can I Still Kill It
- Lepo Sumera - Mushroom Cantata & other choral works
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1