Гомерләр үтәләр, кемнәрдер көтәләр,
Йомгагы сүтелә көннәрнең.
Күпме юл үтсәң дә, тик ниләр көтсәң дә,
Шиңәсен беләбез гөлләрнең.
Утлар да сүнәләр, кешеләр китәләр,
Берни дә түгелдер мәңгелек.
Йөз еллар үтсә дә, күп чорлар үтсә дә,
Без исән, мең яшәр кешелек.
Гомерләр капкасын тик җилләр ватмасын,
Мәңгегә килмәгән яшәргә.
Үтәсе көннәргә җан тыныч яшәргә,
Дусларым булсыннар дәшәргә.
Алинә Даутова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1