Күптән инде әйтер хислэрем бар,
Хыялларым күңел түрендә,
Айга барып ачам серләремне,
Ай тапшырсын сиңа серемне.
Кушымта:
Күзләремә бер каравың җитә,
Бетен кайгыларым югала,
Әле дә син бар әле бәхетемә,
Әле дә син бар әле дөньяда.
Тәрәз шакып назлы таң җилләре
Миннән сиңа сәлам китерер.
Тыңла күңел биреп, алар сиңа
Минем сүзләремне җиткерер.
Азат Абитов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2