Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. Кушымта: Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сəбəплəре. Канатларны каера ул Аерылу сəгатьлəре. Ят кошны пар итмəс аккош Ялгыз канат какса да. Без дə бергə булалмабыз Сулар үргə акса да.